Актанышта мәктәп укучыларын кем агулаган?
Актанышта мәктәп укучылары агулануда гаепле дип табылган ресторан пешекчесен һәм 2нче мәктәптә савыт-саба юучыны мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.